Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Йөзләгән түбәнкамалы «Тормышка таба 10 000 адым» акциясенә кушылды

Чара «Гаилә» паркында узды.

Түбәнкамалылар «Тормышка таба 10 000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара «Гаилә» паркында узды. Анда төрле яшьтәге кешеләр катнашты, тулы гаилә белән килүчеләр дә күп иде.

10 000 адымлык маршрут буенча киткәнче, акциядә катнашучылар дәртләндергеч музыка астында аякларын яздылар. Теләүчеләр паркта урнаштырылган тренажерларда мускулларын җылыта алды.

«Тормышка таба 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе шәһәрдә беренче тапкыр 2015 елда уздырылды. Шуннан бирле елына ике тапкыр, яз һәм көз көннәрендә сәламәт тормыш рәвешен яратучылар маршрутны бердәм үтү өчен бергә җыела. Сүз уңаеннан, 10 000 адым — бу якынча 7,5 км.

«Кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тартабыз, физик активлыкны арттырабыз. Төрле яшьтәге кешеләр килә. Бу балалар да, өлкәннәр дә. Шунысы куандыра, шактый күп кеше кушылды, минемчә, 400 гә якын кеше булгандыр», — дип сөйләде сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Марина Иванова.

Чара «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында оештырылган һәм халыкның көндәлек хәрәкәт активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Финишта оештыручылар катнашучыларга тәмле һәм туклыклы батончиклар таратты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев