Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Ике түбәнкамалы Шамил Садриев истәлегенә багышланган турнирда медальләр яулады

Бәйгедә 150 дән артык спортчы катнашты.

Түбән Камада ике көн дәвамында Шамил Садриев истәлегенә традицион ярышлар узды. Билбау көрәше буенча өй турнирында түбәнкамалылар ике медаль яулады. 

«Бу Татарстанда гына түгел — Россия ярышлары арасында да популяр турнир санала. Күп кенә төбәкләрдән егетләр көрәшергә килде. Биредә, нигездә, үсеп килүче спорт йолдызлары катнаша, чөнки монда спорт мастерына кандидат исеме, киләчәктә инде спорт мастерына юллама бирелә» — дип сөйләде билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Рәмис Вафин.

Быел статуслы турнир медальләре өчен 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге спортчылар дәгъва кылды. Бәйгедә 150 дән артык спортчы катнашты. Түбәнкамалылар арасында Әмир Хафизовны аерып күрсәтергә мөмкин иде. Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүче җитди көрәшкә әзер булуын, монда конкуренциянең дә бик җитди булуын билгеләп үтте.

Нәтиҗәдә, Әмир өчен турнир уңышлы тәмамланды. Ул 95 килограммнан артык категориядә беренче урынны алды. Илнар Гәрәевнең тагын бер шәкерте: Кәрим Киреев бронза призер булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев