Яшьләр көнендә Түбән Камада урам гимнастикасы буенча ярышлар узачак
Катнашу өчен гаризаны 22 июньгә кадәр тутырып җибәрергә кирәк.
24 июньдә Түбән Каманың «Айда» экстрим-паркында 44 мең сум приз фонды белән урам гимнастикасы буенча ачык турнир (воркаут) узачак. Бу турыда мәгълүмат паркның социаль челтәрләрендә урнаштырылган.
Ярышлар ике дисциплина буенча үткәрелә:
- воркаут — фристайл;
- воркаут — өч төрле көрәш (троеборье).
Катнашу өчен гаризаны 22 июньгә кадәр тутырып җибәрергә кирәк, ә инде ярышлар көнендә 12 сәгатьтә экстрим-паркта катнашучыларны теркәү башланачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев