Яшь түбәнкамалылар «Домрачев кубогы» ярышларыннан дүрт медаль алып кайттылар
Түбәнкамалылардан тыш, бүләкләр өчен Россиянең 10 төбәгеннән 100 гә якын спортчы көрәшә.
Түбән Каманың яшь боксчылары Нефтекамада «Домрачев кубогы» төбәк ярышларында чыгыш ясады. «Комментатор каналы» хәбәр иткәнчә, Түбән Кама данын 8 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклаган.
Түбәнкамалылардан тыш, бүләкләр өчен Россиянең 10 төбәгеннән 100 гә якын спортчы көрәшә. Турнир нәтиҗәләре буенча яшь спортчылар дүрт медаль яулый:
- Самира Бариева — 50 килограммга кадәр авырлык категориясендә «алтын»;
- Ярослав Бердников — 50 кг авырлыкта «алтын»;
- Тимур Бурмистров — 57 кг авырлыкта «көмеш»;
- Мансур Максудов — 57 кг авырлыкта «бронза».
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев