Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

Яшь түбәнкамалы Россиянең иң көчле боксчылары белән шөгыльләнергә китте

Чара 22 июньнән 2 июльгә кадәр Сыктывкарда узачак Россия Беренчелегенә әзерләнүгә юнәлдерелгән.

Түбән Каманың «Спарта» бокс клубы спортчысы Низам Таҗиев Мәскәү астындагы Чехов шәһәренә Россиянең 13-14 яшьлек иң көчле боксчылары белән өйрәнү-тренировка чараларына китте.

«Комментатор каналы» хәбәр иткәнчә, чара 22 июньнән 2 июльгә кадәр Сыктывкарда узачак Россия Беренчелегенә әзерләнүгә юнәлдерелгән.

«Спортчының тренеры Никита Санников әлеге ярышларда үз укучысының максималь нәтиҗәсенә өметләнә, ә максималь нәтиҗәне спортчыга илнең җыелма командасына эләгү һәм Россия әләме астында халыкара турнирларда катнашу вәгъдә итә», — дип билгеләп үтелә язмада.

Россия беренчелегеннән соң беренче халыкара ярыш август ахырында Испаниядә узачак, анда Европа беренчелеге үткәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев