Яшь түбәнкамалы Россияне бокс буенча Европа беренчелегендә тәкъдим итәчәк
13-14 яшьтәге РФ җыелма командасы составын 16 июль иртәсендә игълан иткәннәр.
«Спарта» клубы боксчысы Низам Таҗиев Россияне Сербиядә узачак Европа беренчелегендә тәкъдим итәчәк. «Комментатор каналы» хәбәр иткәнчә, 13-14 яшьтәге РФ җыелма командасы составын 16 июль иртәсендә игълан иткәннәр.
Хәзер Низам Мәскәү өлкәсендә җыеннарда катнаша. Ә ярышлар Златиборда 21-29 июльдә узачак.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, узган Россия беренчелегендә Низам икенче урынны алды, һәм ярышларга Белгород өлкәсеннән спортчы барырга тиеш иде. Әмма Түбән Кама боксчысының тренеры Никита Санников сөйләгәнчә, ул имгәнгән һәм халыкара турнирда катнаша алмаячак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев