Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Яшь профессионаллар – 2022» чемпионатында призерлы урыннар алган түбәнкамалылар Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкләр алган

«Яшь профессионаллар – 2022» X милли чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан.

Түбән Камадан 10 егет финалга чыккан. Аларның өчесе бронза медален яулаган, җидесе профессиональлек өчен медальоннар алган.

Бу хакта Түбән Кама хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионат финалында Татарстаннан барлыгы 25 конкурсант һәм 14 компетенция буенча 15 эксперт катнашкан. Республика гомуми медаль зачетында 2 нче урынга лаек булган.

Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Татарстан җыелма командасының иң яхшы катнашучыларына hәм аларның ата-аналарына Татарстан Республикасы Президентының һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев