Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Финнарны җиңде, «Сочи»га оттырды...

13 октябрьдә «Нефтехимик» хоккей командасы Түбән Камада КХЛ чемпионатының чираттагы матчында Финляндиянең «Йокерит» командасы белән очрашты.

Матч зур киеренкелек шартларында барды. Чөнки безнең команда составында да 3 фин уенчысы бар иде. Ләкин тренер Андрей Назаров җитәкләгән «Нефтехимик» командасы көчле көндәшне овертаймда 2:1 исәбе белән җиңде.
Ә 15 октябрьдә «Нефтехим-Арена» спорт сараенда безнең команда  көньяктан килгән кунаклар – «Сочи» командасы белән очрашты. Бүген «Восток» төркемендә 8 нче урында баручы «Нефтехимик»ның җиңүгә мөмкинлекләре зур иде. Тик уен барышында көндәшләрнең уенчысы Эрик О`Делл ике шайба кертте. Беренче тайм азагында безнең Павел Падакин җавап шайбасы ташлады. Икенче период башында хуҗалар Адама Полашек ярдәмендә исәпне тигезләделәр. Тик тагын уен азагында «Сочи» уенчысы Сергей Шмелёв безнең капкага алка ташлады. 58 нче минутта безнекеләр капкачыны алып, 6 уенчы белән соңгы һөҗүмгә ташланып карадылар, ләкин нәтиҗә киресенчә булды – үзебезнең капкага тагын бер шайба керде һәм «Нефтехимик» 2:4 исәбе белән оттырды.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев