Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

ФИФА Советы утырышында Конфедерацияләр кубогы регламенты расланачак

Утырышта шулай ук 2026 елда дөнья чемпионатын үткәрү форматы һәм Россиянең 2018 елдагы дөнья чемпионатына әзерлеге турында чыгышлар булачак. Халыкара футбол федерациясе 9-10 гыйнварда оешма Советының Цюрихта узачак утырышында 2017 елдагы Конфедерацияләр кубогы регламентын раслаячак. Әлеге утырышның көн тәртибе турында мәгълүмат ФИФАның рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза ТАСС. Конфедерацияләр кубогы...

Утырышта шулай ук 2026 елда дөнья чемпионатын үткәрү форматы һәм Россиянең 2018 елдагы дөнья чемпионатына әзерлеге турында чыгышлар булачак.

Халыкара футбол федерациясе 9-10 гыйнварда оешма Советының Цюрихта узачак утырышында 2017 елдагы Конфедерацияләр кубогы регламентын раслаячак. Әлеге утырышның көн тәртибе турында мәгълүмат ФИФАның рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза ТАСС.

Конфедерацияләр кубогы 2017 елның 17 июненнән 2 июленә кадәр Мәскәүнең "Открытие-Арена" стадионында, шулай ук Санкт-Петербургның Крестовский утравындагы стадионда, Сочидагы "Фишт" стадионында һәм Казандагы "Казан-Арена"да үтәчәк. Турнирга жирәбә салу Казанда 2016 елның 26 ноябрендә уздырылып, Россия җыелма командасы төркем этабында Яңа Зеландия, Португалия, Мексика командалары белән очрашачагы билгеле.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев