Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Егерме бишенче бәйге

Узган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында егерме бишенче мәртәбә Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде. Гомер дигәнең аккан су кебек тиз уза. Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, татарча көрәш буенча ике дистә елга якын илдә беренчелекне тоткан Данил Галиевнең (1948-1993) арабыздан вакытсыз китүенә дә инде чирек...

Узган шимбәдә «Шинник» спорт комплексында егерме бишенче мәртәбә Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.
Гомер дигәнең аккан су кебек тиз уза. Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, татарча көрәш буенча ике дистә елга якын илдә беренчелекне тоткан Данил Галиевнең (1948-1993) арабыздан вакытсыз китүенә дә инде чирек гасыр. Исән булса, быел аңа 70 яшь тулыр иде. Вафатына бер ел тулган көннәрдә, үзе тренер булып эшләгән «Юбилейный» (хәзерге «Шинник») спорт сараена республиканың башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан да көрәшчеләрне чакырып, Данил батыр истәлегенә беренче мәртәбә турнир оештырылганда, аның ныклы традициягә кереп китәсен, дәрәҗәсе елдан-ел күтәреләчәген әле белми идек.
Ул беренче ярышта нибары 7 команда катнашкан булса, бу юбилей бәйгесендә алар 37 иде. Ярышны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе директоры урынбасары Наил Нурмөхәммәтов, республика милли көрәш федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин чыгыш ясап, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. Данилның туган ягы булган Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров, танылган якташларының истәлеген кадерләп саклаганнары өчен, түбәнкамалыларга рәхмәт белдерде. Чакырылган дәрәҗәле кунакларның тагын берсе - Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, үзе килә алмаса да, котлау телеграммасы җибәргән.
 
 
Бил алышу иртәдән кичкә кадәр берьюлы дүрт келәмдә барды, чөнки 300дән артык көрәшче көч сынашкан бәйге шунсыз бер генә көндә тәмамлана алмаган булыр иде. Шактый киеренке барган көрәш нәтиҗәсендә, ун авырлык үлчәвенең икесендә Түбән Кама спортчылары җиңү яулады. 65 килограммга кадәрге үлчәүдә беренчелекне алган Шамил Локмановның бу инде Данил турнирларында өченче җиңүе (2014 һәм 2015 елларда да шундый ук зур уңышка ирешкән иде). Ә менә 130 килограммнан авырраклар арасында тиңнәр табылмаган Марат Мөхәммәтҗанов үзенең бу бәйге тарихындагы җиңүләре санын алтыга җиткерде (моңа кадәр 2009, 2011, 2013, 2016, 2017 елларда ул үз үлчәвендә беренче булган иде).
Безнең тагын бер көрәшче - Рөстәм Хөснетдинов 80 килограммга кадәргеләр арасында өченче призлы урынны алды. Калган спортчыларыбыз үзләрен әллә ни күрсәтә алмадылар, шуңа күрә командалар беренчелегендә түбәнкамалыларга бу юлы бишенче урын белән канәгатьләнергә туры килде (моңа кадәр уздырылган Данил турнирларында командабызның өченче урыннан түбән төшкәне юк иде). Хәер, бәйгедә катнашкан командаларның 37 булуын искә төшерсәк, бишенче урын да начар түгел инде.
 
 
Командалар беренчелегендә бу юлы Теләче көрәшчеләре җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарда - Балтач (сүз уңаеннан, Данил турнирлары тарихында беренче мәртәбә призер булулары) һәм Зәй командалары. Гомумән, спорт бәхете дигәнең - үзгәрүчән нәрсә. Моңа кадәр бу бәйгенең төрле елларда беренче, икенче, өченче призерлары булган командаларның бу юлы күрсәткән нәтиҗәләре дә моны ачык раслый. Теләче, Зәй һәм үзебезнең Түбән Кама турында инде беләсез, ә менә Мамадыш бу юлы - дүртенче, Казанның Яңа Савин районы - алтынчы, Әлмәт - җиденче, Кукмара - сигезенче, Казанның Идел буе районы - унөченче, Балык Бистәсе - ундүртенче, Чаллы - егерме җиденче (!), ә Нурлат, гомумән, утыз алтынчы урында...
Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев җитәкчелегендәге «Шинник» спорт комплексы коллективы бу турнирны елның-елында зур әзерлек белән үткәрә, ә инде юбилей бәйгесен әйткән дә юк. Турнир алдыннан гына Казан нәшриятында бу юллар авторының «Данил батыр» дигән китабы басылып чыкты. Түбәнкамалыларның күп көч куйганын тагын бер хөрмәтле кунагыбыз - Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да билгеләп үтте. Ярыш башланыр алдыннан һәм тәнәфесләрдә Илһам Хисмәтуллинның «Илһам» эстрада ансамбле артистлары, Наил Мөсифуллин җитәкчелегендәге «Нардуган» ансамбле биючеләре, Алмаз Хәмзин һ.б. сәхнә осталарының концерт куюын да өстәсәк, бирегә җыелган күпсанлы тамашачылар, милли көрәшебезне сөючеләр өчен бу көннең, чын мәгънәсендә, зур спорт бәйрәменә әверелүе гаҗәп түгел.
Виктор Шадрин.
Фотоларда: турнир мизгелләре.
Рафаил Хәйруллин фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X