Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Данил турнирына чакырабыз

31 мартта «Шинник» спорт комплексында татар халкының атаклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме бишенче турнир узачак. Татарстанның спорт дөньясында зур урын тоткан бу бәйге быел ике юбилейның бергә туры килүе белән үзенчәлекле. Беренчедән, турнирның үткәрелә башлавына чирек гасыр була. Ә икенчедән, шушы елда Данил Галиевкә, әгәр исән булса, 70...

31 мартта «Шинник» спорт комплексында татар халкының атаклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме бишенче турнир узачак.
Татарстанның спорт дөньясында зур урын тоткан бу бәйге быел ике юбилейның бергә туры килүе белән үзенчәлекле. Беренчедән, турнирның үткәрелә башлавына чирек гасыр була. Ә икенчедән, шушы елда Данил Галиевкә, әгәр исән булса, 70 яшь тулыр иде.
Ярышка Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан иң көчле көрәшчеләр килергә җыена, Россиянең башка республикаларында һәм өлкәләрендә яшәүче милләттәшләр дә чакырулы. Бу бәйге - зурлар өчен, анда 18 яше тулып узган көрәшчеләр генә катнаша. Авырлык үлчәүләре: 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килограммга кадәр һәм 130дан артыграк.
Бил алышу 31 мартта иртәнге сәгать 9да башлана, турнирны ачу тантанасы көндезге 12дә үткәрелә.
Рәхим итегез, милли көрәшебезне сөючеләр!
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев