Апрель аеның беренче шимбәсендә, ягъни 2 апрельдә, «Шинник» спорт комплексында татарча корәш буенча Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышланган 23нче турнир үткәреләчәк.
Бәйгегә Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә дә чакырулар җибәрелгән. Бу ярыш - зурлар өчен (18...
Апрель аеның беренче шимбәсендә, ягъни 2 апрельдә, «Шинник» спорт комплексында татарча корәш буенча Түбән Каманың атаклы пәһлеваны, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) истәлегенә багышланган 23нче турнир үткәреләчәк.
Бәйгегә Татарстан шәһәрләре һәм районнары белән беррәттән, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә дә чакырулар җибәрелгән. Бу ярыш - зурлар өчен (18 яше тулмаган спортчылар кертелми). Авырлык үлчәүләре - 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килограммга кадәр һәм 130дан артыграк. Яше 50дән узган көрәш ветераннары өчен, авырлык үлчәүләренә бүлмичә, аерым ярыш оештырыла.
Көрәшчеләр 2 апрельдә иртәнге сәгать 9да көч сынашуга керешә, турнирны ачу тантанасы көндезге сәгать 12дә үткәрелә. Аннан соң көрәш дәвам итәчәк, ә ахырдан ярышны йомгаклау тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү була.
Әзерләнеп торыгыз, милли көрәшебезне сөючеләр!
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев