Чиратта — Уфа
Узган ял көннәрендә Түбән Кама спортчылары Алексеевск поселогына, 1995-1997 елгылар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышка барып кайттылар. Анда безнекеләрдән Түбән Кама икътисад-хокук колледжы укучысы, «Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче Булат Вафин иң зур уңышка иреште. Ул көч сынашкан 55 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә...
Узган ял көннәрендә Түбән Кама спортчылары Алексеевск поселогына, 1995-1997 елгылар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә үткәрелгән ярышка барып кайттылар.
Анда безнекеләрдән Түбән Кама икътисад-хокук колледжы укучысы, «Шинник» спорт комплексының Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбендә шөгыльләнүче Булат Вафин иң зур уңышка иреште. Ул көч сынашкан 55 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә 32 көрәшче булып, Булат шулар арасында беренче урынны яулады. Бу исә аңа Татарстан җыелма командасына кертелеп, шушы яшьтәгеләрнең Россия беренчелегенә катнашу хокукы бирә, ул ярыш февраль ахырында Башкортстан башкаласы Уфада үткәреләчәк. Ә инде анда да җиңә алса, дөнья беренчелегендә катнашу мөмкинлеге туа, дигән сүз.
Алексеевскидагы ярышта «Шинник»ның тагын ике көрәшчесе - Сергей Парфенов (50 кг) һәм Фәнис Галимов (60 кг) үз үлчәүләрендә призлы өченче урыннарны алганнар. Болар да, Булат Вафин кебек үк, тренер Илнар Гәрәев төркемендә шөгыльләнә. Ә шәһәребездәге 3нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән Инсаф Ханов (75кг) икенче призер булган, аның бу уңышын тренеры Зөфәр Әхмәтшин да уртаклаша.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев