Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чиратта – Смоленск

«Шинник» спорт комплексының җиңел атлетика бүлегендә шөгыльләнүчеләр, Татарстан җыелма командасы белән, Идел буе федераль округы чемпионатына барып кайттылар. Бу ярыш узган ял көннәрендә Чувашстанның Новочебоксарск шәһәрендә үткәрелде. Түбәнкамалылар анда, бигрәк тә, каршылыклар аша 60 метрга йөгерүдә аерылып тордылар: үз яшьтәшләре арасында Семен Манаков җиңү яулады, Артур Перевощиков, Дарья Орлова һәм...

«Шинник» спорт комплексының җиңел атлетика бүлегендә шөгыльләнүчеләр, Татарстан җыелма командасы белән, Идел буе федераль округы чемпионатына барып кайттылар.
Бу ярыш узган ял көннәрендә Чувашстанның Новочебоксарск шәһәрендә үткәрелде. Түбәнкамалылар анда, бигрәк тә, каршылыклар аша 60 метрга йөгерүдә аерылып тордылар: үз яшьтәшләре арасында Семен Манаков җиңү яулады, Артур Перевощиков, Дарья Орлова һәм Андрей Исаев икенче призлы урыннарны алдылар. Роман Кулешовка озынлыкка өчле сикерүдә тиңнәр булмады. Максим Семенов 4х200 метрлы эстафета йөгерүендә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте. Әлеге спортчыларның уңышларында тренерлары Владимир Быков, Елена һәм Нәфис Сәйфиевләрнең дә лаеклы өлешләре бар.
Гыйнварның соңгы ял көннәрендә Смоленск шәһәрендә җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак. Анда Идел буе федераль округының җыелма командасы белән бару хокукына «Шинник»ның берьюлы өч спортчысы ия булды. Семен Манаков, Роман Кулешов һәм Максим Семенов ил күләмендәге ярышта да сынатмаслар, дип өметләнәбез.
Нур ТУГАНОВ.
Фотода: ярыш вакытында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев