Чиратта – җитди көрәш
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче Илмир Хәсәншин, узган ял көннәрендә 2003-2004 елгы үсмерләрнең милли көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призларына республика беренчелегендә катнашып, зур уңышка иреште.
Биектауда үткәрелгән бу ярышта Түбән Кама политехник колледжы укучысы Илмир 110 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәгеләр арасында беренче урынны яулады. Шушы җиңүе өчен аңа, Татарстан җыелма командасы белән, Россия беренчелегендә катнашу хокукы бирелде. 2003-2004 елгы яшь көрәшчеләрнең ил күләмендәге ярышы тиздән Казанда узачак. Бу көннәрдә Илмир Хәсәншин, тренеры Илнар Гәрәев белән бергә, шунда барырга әзерләнә.
.
Сүз уңаеннан, Илмир моннан алдагы елларда да сынатмаган иде. Татарстан беренчелекләрендәге җиңүләре санын инде менә өчкә җиткерде, ә Россия күләмендәге ярышларда ике мәртәбә «көмеш» призер булганы бар. Бу юлы Россия беренчелегендә ничек булыр, анысын тиздән белербез һәм «Туган як» укучыларына хәбәр итәрбез.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте
Фото: шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев