Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чиратта – Европа

Түбән Кама педагогия колледжы укучысы Марина Сидорова Төркиянең Анкара шәһәренә, ирекле көрәш буенча халыкара турнирга барып кайтты. 44 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә Марина көрәш келәмендәге дүрт әйләнештә төрле илләрдән килгән көндәшләрен җиңеп, финалга чыккан һәм иң соңгы очрашуда гына оттырып, приз-лы икенче урынны алган. Бу уңышы нәтиҗәсендә, аны Россия җыелма...

Түбән Кама педагогия колледжы укучысы Марина Сидорова Төркиянең Анкара шәһәренә, ирекле көрәш буенча халыкара турнирга барып кайтты.
44 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә Марина көрәш келәмендәге дүрт әйләнештә төрле илләрдән килгән көндәшләрен җиңеп, финалга чыккан һәм иң соңгы очрашуда гына оттырып, приз-лы икенче урынны алган. Бу уңышы нәтиҗәсендә, аны Россия җыелма командасына керткәннәр һәм яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Европа беренчелеге өчен ярышта катнашу хокукы биргәннәр. Анысы июнь ахырында Хорватиядә булачак.
Марина көрәш белән Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Аның уңышларында тренеры Евгений Атарскийның да өлеше бар. Хәзер алар Европа беренчелегенә барырга әзерләнәләр. Маринаның анда да уңышка ирешүен телик.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X