Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булатов мәктәбе сынатмый

Равил Булатов җитәкче-легендәге балалар-үсмер-ләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган атнада спортның берничә төре буенча республика һәм Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышларга барып, уңышка ирешеп кайттылар. БОКС. Чистай шәһәрендә спорт остасы Ш.Гыйльфанов истәлегенә багышланган Бөтенроссия бокс турниры узды. Анда үз үлчәүләрендә Алмаз Галиуллин һәм Вадим Шипицын - беренче, Илнур Ханнанов һәм Николай Гырнец...

Равил Булатов җитәкче-легендәге балалар-үсмер-ләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган атнада спортның берничә төре буенча республика һәм Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышларга барып, уңышка ирешеп кайттылар.
БОКС.
Чистай шәһәрендә спорт остасы Ш.Гыйльфанов истәлегенә багышланган Бөтенроссия бокс турниры узды. Анда үз үлчәүләрендә Алмаз Галиуллин һәм Вадим Шипицын - беренче, Илнур Ханнанов һәм Николай Гырнец икенче урыннарны алдылар. Бу боксчыларның уңышында тренерлары Илдар Хәйретдинов, Радик Шакиров һәм Александр Свиньяковның да лаеклы өлеше бар.
ЙӨЗҮ. Чаллыда үткәрелгән йөзүчеләр ярышында Татарстаннан, шулай ук Удмуртия, Марий Эл республикаларыннан, Тольятти һ.б. шәһәрләрдән барлыгы 400дән артык яшь спортчы катнашты. Анда безнекеләрдән Ислам Миңнебаев - беренче, Алинә Ситдыйкова, Гөлинә Камалиева, Александр Обшаров, Илья Обухов, Валерий Кириллов - икенче, Айнур Динмөхәммәтов һәм Ульяна Попова өченче призер булдылар. Аларның уңышы - тренерлары Айсылу Насыйбуллина Һәм Илдар Шәрәфетдиновның да хезмәт җимеше.
ИРЕКЛЕ КӨРӘШ. Мамадышта Бөтенроссия ирекле көрәш турниры уздырылды, анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Ульяновск өлкәсеннән барлыгы 160лап көрәшче көч сынашты. Безнекеләр анда да сынатмады: үз үлчәүләрендә Заур Магомедов һәм Артур Васютов - икенче, Марат Нуретдинов, Алмаз Рәфыйков һәм Данил Власов өченче урыннарны алдылар. Алар-ның уңышын тренерлары Рәис Булатов, Инсаф Низамиев, Илдар Булатов һәм Урал Харрасов та уртаклаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев