Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр өлеше

Узган ял көннәрендә Казанда 1998-1999 елгы яшьләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия беренчелеге үткәрелде, анда Татарстан данын яклау-чылар арасында безнең түбәнкамалылар да бар иде. Илнең татарлар һәм башкортлар яши торган төбәкләреннән җыелган 19 команда арасындагы ярышта Татарстан егетләре зур өстенлек белән җиңде. Моңа Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында...

Узган ял көннәрендә Казанда 1998-1999 елгы яшьләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча Россия беренчелеге үткәрелде, анда Татарстан данын яклау-чылар арасында безнең түбәнкамалылар да бар иде.
Илнең татарлар һәм башкортлар яши торган төбәкләреннән җыелган 19 команда арасындагы ярышта Татарстан егетләре зур өстенлек белән җиңде. Моңа Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләр дә лаек-лы өлеш кертте. 65 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә Илшат Таһиров беренче урынны яулады. Ә 90 килограммнан авыррак-лар арасында Вадим Демидов, финалда Мордовиядән килгән көндәшенә оттырып, икенче урынны алды. Яшь көрәшчеләребезнең бу уңышы - тренерлары Илнар Гәрәев һәм «Шинник»ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов өчен дә зур горурлык.
 
Тольяттига бардылар
Равил Булатов җитәк-челегендәге спорт мәк-тәбендә шөгыльләнүче-ләр республика һәм ил күләмендәге ярышларда яңадан-яңа уңышлар яулыйлар.
Шушы көннәрдә алар Тольяттига, 1999-2000 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә барып кайттылар. Үз авырлык үлчәүләрендә Валентин Черепанов (54 кг) -
икенче, Заур Магомедов (69 кг) өченче призлы урыннарны алдылар. Егетләрнең бу уңышында тренерлары Лилия Исламова һәм Айдар Хөҗҗәтуллиның да өлешләре зур.
 
Мәскәүдән - җиңеп
«Нефтехимик» спорт клубында шөгыльләнүче Рөстәм Фәйзрахманов һәм Юрий Савицкий дзюдо көрәше ветераннарының ачык Мәскәү чемпионатына барып, зур уңышка ирешеп кайттылар.
73 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә алар икесе дә финалга чыгып, соңгы көрәшне үзара үткәргәннәр. Нәтиҗәдә, Рөстәм бу үлчәүдә чемпион исемен алган, ә Юрий икенче призер булган.
Тренерлары Фәнис Хәмидуллин әйтүенчә, аларның бу уңышы көтел-мәгән хәл түгел, чөнки икесе дә дзюдо белән балачактан шөгыльләнәләр, тәҗрибәләре зур һәм әзерлекләре яхшы.
В.БОРИСОВ.
 
 
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев