Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр – иң яхшылар арасында

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән тупланган Түбән Кама командасы 2000-2001 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелегендә уңышлы катнашты. Мамадышта үткәрелгән бу ярышта Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 44 команда көч сынашты. «Шинник»ның яшь көрәшчеләре, гадәттәгечә, иң көчлеләрдән иде: командабыз, балтачлылардан гына калышып, икенче призлы урынны алды. Шәхси беренчелектә безнекеләрдән...

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән тупланган Түбән Кама командасы 2000-2001 елгы егетләр арасында татарча көрәш буенча республика беренчелегендә уңышлы катнашты.
Мамадышта үткәрелгән бу ярышта Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 44 команда көч сынашты. «Шинник»ның яшь көрәшчеләре, гадәттәгечә, иң көчлеләрдән иде: командабыз, балтачлылардан гына калышып, икенче призлы урынны алды.
Шәхси беренчелектә безнекеләрдән Динар Әүхәдиев иң зур уңышка иреште, ул үз авырлык үлчәвендә (85 кг) җиңү яулады. Тимерхан Әмирханов (90 кг) - үз үлчәвендә икенче призер, Дамир Әхмәтгәрәев (65 кг) һәм Рәсим Гәрәев (80 кг) өченче призлы урыннарны алдылар. Егетләребезнең бу уңышы - тренерлары Илнар Гәрәев һәм «Шинник»ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов өчен дә зур горурлык.
Мамадыштагы республика бәйгесендә җиңүе өчен, 2нче гимназия укучысы, Россия спорт мастерлыгына кандидат Динар Әүхәдиевкә, Татарстан җыелма командасы белән, ил беренчелегендә катнашу хокукы бирелде. Яшь көрәшчеләрнең Россия күләмендәге бәйгесе март ае уртасында Казанда узачак. Динарның анда да сынатмавына өметләнәбез.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.
Фотода (сулдан уңга): Дамир Әхмәтгәрәев, Тимерхан Әмирханов, Рәсим Гәрәев, Динар Әүхәдиев һәм тренер Илнар Гәрәев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X