Бер җиңү һәм тагы җиңелү
Узган ял көннәрендә «Нефтехим-Арена» боз сараенда бер-бер артлы ике матч узды.
11 нче гыйнварда «Нефтехимик» һәм «Торпедо» командалары очрашу, хуҗалар файдасына 4:2 исәбе белән тәмамланды. Ә икенче көнне безнең хоккейчылар «Витязь» командасына 2:3 исәбе белән оттырдылар. Көндәшләр капкасына шайбаларны Павел Порядин һәм Зият Пайгин кертте. Иртәгә, ягъни 16 гыйнварда «Нефтехимик» Чиләбе шәһәреннән киләчәк «Трактор» командасы белән очрашачак.
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев