Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырларны зурлап

Сухрау авылы мәдәният йортында районыбызның татарча көрәш ветераннарын хөрмәтләү кичәсе үткәрелде. Ул ямьле Сабантуйларыбызга багышланган театральләштерелгән тамаша белән башланды. Сәхнәдәге "Сабантуй мәйданы"на милли киемнәрдән татарлар, керәшеннәр, руслар җыела, халык җырлары яңгырый, биючеләр үз осталыкларын күрсәтә... Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, гадәтенчә, монда да читтән генә карап утырмый, кулына гармун...

Сухрау авылы мәдәният йортында районыбызның татарча көрәш ветераннарын хөрмәтләү кичәсе үткәрелде.
Ул ямьле Сабантуйларыбызга багышланган театральләштерелгән тамаша белән башланды. Сәхнәдәге "Сабантуй мәйданы"на милли киемнәрдән татарлар, керәшеннәр, руслар җыела, халык җырлары яңгырый, биючеләр үз осталыкларын күрсәтә... Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, гадәтенчә, монда да читтән генә карап утырмый, кулына гармун тотып, халык арасында кайнаша. Ә уртада көрәш кыза - кечкенә малайлар, картлар, хатын-кызлар, егетләр бил алыша...
"Сабантуй" тәмамлану белән, сәхнәгә берәм-берәм, зурлап районыбызның көрәш ветераннарын, танылган батырларны чакырдылар. Түбән Уратмадан Фәйзеләхәт Әмирханов, Тобадан Котдус Хәбибрахманов, Югары Чаллыдан Фәйзерахман Камалиев, Кызыл Чапчактан Татарстанның атказанган спорт остасы Гакыйф Борһанов үзләренең күңел хатирәләре белән уртаклаштылар, "без көрәшкән чакларда сөйләшеп "җинү" дигән нәрсә юк иде" дип, бераз гына хәзерге яшьләргә "төрттереп" тә алдылар. Хәер, ветераннардан соң сәхнәгә чыккан Ленар Иванов (Балчыклы) һәм Айнур Шәйхетдинов (Тоба) андый "шомартып" йөрүчеләрдән түгел, өлкәннәргә лаеклы алмаш булып, гадел көрәштә җиңәләр.
Бәйрәмгә шәһәрдән җитәкчеләр дә килгән иде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Альфред Нигъмәтҗанов һәм Лида Тартмина, авыл хуҗалыгы идәрәсе начальнигы Мөнир Миңнуллин сәхнәгә чыгып, көрәшне үстерү өчен күп көч куйган кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Уратмадан Исхак Мөхлисов, Каенлыдан Мансур Хөснуллин, Олы Атыдан Петр Пепенеев, Югары Чаллыдан Якуп Гыйлаҗив, Сухраудан Альберт Җиһангиров һәм башкалар бар иде.
Тантана үзешчән артистлар башкаруында концерт номерлары белән аралашып барды. Риян Мотыйгуллинның өздереп гармунда уйнавын, Фирдәвес Садретдиновның табан астыннан ут чыгарып биюен һәм сәхнәдәге башка чыгышларны да халык яратып карады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев