Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Башлык призларына

4-6 гыйнвар көннәрендә Түбән Каманың «Батыр» спорт комплексында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы призлары өчен балаларның инде традициягә кергән Яңа ел футбол турниры узды. Биредә Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Чистайдан килгән 2007 елгы футболчылар, барлыгы сигез команда ярышты. Өч көн дәвам иткән кызу уеннар нәтиҗәсендә, турнир чемпионы исемен «Шинник-1»...

4-6 гыйнвар көннәрендә Түбән Каманың «Батыр» спорт комплексында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы призлары өчен балаларның инде традициягә кергән Яңа ел футбол турниры узды.
 
Биредә Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Чистайдан килгән 2007 елгы футболчылар, барлыгы сигез команда ярышты. Өч көн дәвам иткән кызу уеннар нәтиҗәсендә, турнир чемпионы исемен «Шинник-1» командасы яулады (тренеры - Иван Кондратьев). Икенче һәм өченче призлы урыннарга «Нефтехимик-1» һәм «Нефтехимик-2» чыктылар.
 
Сүз уңаеннан, дүртенче урында да түбәнкамалылар - «Шинник-2» командасы. Шулай итеп, турнир таблицасындагы сигез урынның беренче дүртесен безнең шәһәр малайлары алды. Кунакчыллык - анысы бер нәрсә, ә спорт көндәшлеге - икенче: монда инде көчлерәкләр җиңә.
Нур ТУГАНОВ.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев