Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Азнакайда һәм Тәтештә

Азнакайда үзләренең танылган батыры һәм спорт хөкемдары Фәрит Корбанов истәлегенә багышланган татарча көрәш буенча икенче республика турниры үтте.

Тренер Илнар Гәрәев җитәкчелегендә әзерләнгән «Шинник» көрәшчеләре бу юлы да иң көчлеләр сафында иде. Алмаз Җиһангәрәев 55 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулады, Булат Шәйхуллов (65 кг) – икенче призер, Булат Әмирханов (70 кг) һәм Әлфис Шәйдуллин (55 кг) өченче урыннарны алдылар.
Ә Тәтештә 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда безнең кызлар уңышка иреште: Эмилия Цветкова 42 килограммга кадәрге үлчәүдә җиңүче булды, Алена Лапина (46 кг) һәм Анастасия Шешлянникова (36 кг) – икенче призерлар. Аларның бу уңышында тренерлары Олег Егоровның да лаеклы өлеше бар.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев