Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алабугада һәм Бөгелмәдә...

«Шинник» спорт комплексында милли көрәш һәм дзюдо белән шөгыльләнүче яшьләр ике зур ярышка барып кайттылар. Алабугада милли көрәш буенча «Сабантуй» балалар журналы призларына Татарстан беренчелеге үткәрелде. Республикабыз шәһәр һәм районнарының 35 командасы, катнашучыларның яшь аермасы буенча, ике төркемдә көч сынашты: 2004-2005 һәм 2002-2003 елгы малайлар. «Шинник»ның кечерәк яшьтәгеләр командасы өченче...

«Шинник» спорт комплексында милли көрәш һәм дзюдо белән шөгыльләнүче яшьләр ике зур ярышка барып кайттылар.
Алабугада милли көрәш буенча «Сабантуй» балалар журналы призларына Татарстан беренчелеге үткәрелде. Республикабыз шәһәр һәм районнарының 35 командасы, катнашучыларның яшь аермасы буенча, ике төркемдә көч сынашты: 2004-2005 һәм 2002-2003 елгы малайлар. «Шинник»ның кечерәк яшьтәгеләр командасы өченче призлы урынны алды. Бу уңышка иң зур өлеш кертүчеләр - үз авырлык үлчәүләрендә җиңү яулаган Булат Галимов (70 кг) һәм Айзат Гыйниятуллин (75 кг). Зуррак яшьтәге малайлар да сынатмады: Әлфис Шәйдуллин (50кг) - үз үлчәвендә җиңүче, Руслан Чернов (70 кг) икенче урынны алды, Булат Шәйхулов (65кг) өченче призер булды. Әмма яшь көрәшчеләребезнең калганнары уңышка ирешә алмады (яшь аермасы буенча һәр төркемдә тугызар авырлык үлчәве иде), шуңа күрә зуррак малайлар командасына алтынчы урын белән канәгатьләнергә туры килде. Хәер, ярышучы командаларның 35 булуын искә төшерсәк, бу да ярыйсы гына нәтиҗә инде. Малайларның тренеры Илнар Гәрәевкә һәм көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльмановка мактаудан башка сүз юк.
Ә Бөгелмәдә 2004-2006 елгы яшьләр арасында дзюдо көрәше буенча үзләрендәге «Юность» спорт мәктәбенең ачык беренчелеге узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Төмән, Оренбург һәм Пермь якларыннан барлыгы 300ләп яшь спортчы җыелган иде. «Шинник» спорт комплексының дзюдо секциясендә шөгыльләнүче Әмир Сафуанов 55 килограммнан авыррак үлчәүдә өченче призлы урынны алды. Аның бу уңышында тренеры Сергей Михайловның да өлеше бар.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.
Фотода: Әмир Сафуанов (уңда) Мактау пьедесталының өченче баскычында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев