Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Спорт

350 чаңгычы стартка чыкты

Түбән Камада чаңгы ярышлары буенча VI Ачык Кубок узды. Ул 80 нче аерым чаңгы батальоны батырлыгының 84 еллыгына багышланган иде.

Матур гадәткә кергән ярышлар «Батыр» комплексының урман массивында үткәрелде. Катнашучыларга батальонның сугыш хәрәкәтләрен сурәтләгән тамаша күрсәтелде. Бу реконструкция безнең солдатларның батырлыгын һәм кыюлыгын гәүдәләндергән өзек булды.

«Бу патриотик чара безне бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерергә өнди. Трасса буйлап йөрү, әлбәттә, күп көч таләп итә, ә сугыш елларында мондый биремнәр бермә-бер авыр булган. Шартлар кырыс булса да, солдатлар үз бурычларын батырларча үтәделәр. Мондый ярышлар уздыру традициясен саклап калу бик мөһим», – дип ассызыклады шәһәр мэры Радмир Беляев.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгының патриотик тәрбия буенча киңәшчесе Григорий Китанов искәрткәнчә, Татарстанда 2026 ел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Һәм бу чарада катнашу ул кызыл армиячеләргә карата гына түгел, Ватан сагына намус белән баскан һәркемгә дә хөрмәт белдерү мөмкинлеге.

Ярышларга төрле яшьтә булган 350 чаңгычы җыелды. Алар 3 һәм 5 км ераклыктагы юлны үттеләр. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Мария Конюхова яулады. Ир-атлар арасында Арслангали Миңнебаев җиңүче булды.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев