2026 ел Түбән Камада спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланачак
Алда күп кенә яңа кызыклы чаралар һәм җиңүләр көтә.
Яңа спорт җиңүләре, чаралар, ярышлар, ә иң мөһиме — гади кешеләр спорт белән шөгыльләнсен өчен уңайлы шартлар. Бүген бу эш Түбән Камада һәм районда инде яхшы куелган һәм югары дәрәҗәдә эшли. Тагын да яхшырак булачак: 2026 ел Түбән Кама районында спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде.
«Нефтехимик» ХК балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Никита Рухлядев бөтен буш вакытын бозда үткәрә. Тренировкалар һәм спорт режимы, аның өчен — яшәү рәвеше. Яшь хоккейчы барысын да үз үрнәгенә иярергә өнди: «Спорт — бик шәп. Минем кебек спорт белән шөгыльләнегез һәм сәламәт булырсыз».
Спортны сөючеләр Түбән Камада күп. Хоккейчылар, футболчылар, волейболчылар, атлетлар, көрәшчеләр — түбәнкамалылар яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спорт дисциплиналарын озак санарга була. Алар барысы да — үз сәламәтлеге белән актив шөгыльләнүче гап-гади кешеләр. Мәсәлән, «Сәламәт Түбән Кама» уникаль проекты гамәлгә ашырылды, аның кысаларында шәһәр паркларында төрле юнәлешләр буенча бушлай спорт дәресләре үткәрелде, аларга теләгән һәркем кушыла алды. Һәм бу әле башы гына, алда күп кенә яңа кызыклы чаралар һәм җиңүләр көтә.
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, Татарстанның спорт башкаласы дип аталган Түбән Кама шәһәре тарихында мөһим вакыйга булачак. Аеруча юбилей елында.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев