Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Үзегезне саклагыз

Татарстанда гриппка каршы прививка ясата башладылар. Түбән Камага балалар һәм олылар өчен вакцина инде кайтартылган.

Табиблар әйтүенчә, нәкъ менә прививка ясату грипп авыруының кайчак үлемгә китерүче авыр формасыннан иң ышанычлы саклану чарасы санала. Йогышлы авыруларның күпчелеген тын юлларының кискен ялкынсынуы авырулары тәшкил итә. Эпидемия вакытында җирле халыкның – 10-20 проценты, өлкәннәрнең 40-60 проценты чирли. Ел саен дөньяда миллионнарча кеше гриппның авыр формасы белән авырый, ә аннан үлүчеләр саны 200 дән 500 меңгә кадәр җитә.
Иммунитет булдыру өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк, шуңа күрә вакцинация ясатуга иң кулай вакыт – көз һәм кыш. Беренче чиратта, прививканы еш авыручылар, хәлсезлек кичерүчеләр, үпкә һәм йөрәк авыруыннан интегүчеләр ясатырга тиеш. Бу төркемгә мәктәп укучылары, студентлар, һөнәрләре кешеләр белән аралашуга бәйле булганнар (мәсәлән, мәгариф учреждениеләре, транспорт, коммуналь өлкәсе хезмәткәрләре) керә.
Авырган вакытта прививка ясатудан тыелырга кирәк. Вакцина йомырка агына аллергия булганнарга килешмәскә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев