Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Үзебездә дә дәвалыйлар

Түбән Кама балалар табу йортында коронавирус авыруы булган йөкле хатыннар өчен госпиталь ачылган. Элек мондый диагноз куелган булачак аналарны Яр Чаллыга озаталар иде.

Бала табу йортына керер алдыннан, йөкле хатын коронавируска тест тапшыра. Зәхмәтле чир ачыкланса, аны госпитальгә яткыралар. Биредә ул баласын да таба, дәвалана да ала. Госпиталь бинаның икенче, өченче һәм дүртенче катта урнашкан. Кабул итү бүлегенә авыру ачыкланган әниләр генә түгел, коронавируска шик туган ханымнар да керә. Биредә барлыгы тугыз палата бар.  

Сабый дөньяга килү белән, аны әнисенә берничә секундка күрсәтәләр дә, неонатологка тапшыралар. Моны балага коронавирус йокмасын өчен эшлиләр. Шуннан нарасыйны әнисенә,  бала йортыннан чыкканда гына бирәләр.  COVID-19 диагнозы расланган очракта, хатын 14 көн дәвамында карантинда булырга тиеш. Расланмаса, иртәрәк чыга ала. Хәзерге вакытта госпитальдә 11 хатын дәваланып чыккан.

Салкын тиюнең беренче билгеләре күренүгә үк, белгечләр табиб чакыртырга куша. Моны шулай ук 122 бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып эшләп була.   

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев