Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Йөрәкне саклагыз

Җәй башыннан дәваханәгә йөрәккан тамырлары авырулары белән килүчеләр арта. Моңа шулай ук һава шартлары да тәэсир итәргә мөмкин. Бу турыда Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсенең консультация-диагностика поликлиникасы кардиологы Алена БОРИСОВА сөйләде. - Инфаркт миокардының беренче билгеләрен истә калдыру мөһим - бу ашыгыч ярдәмне көткәндә үзегезгә беренче ярдәм күрсәтү өчен...

Җәй башыннан дәваханәгә йөрәккан тамырлары авырулары белән килүчеләр арта. Моңа шулай ук һава шартлары да тәэсир итәргә мөмкин. Бу турыда Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсенең консультация-диагностика поликлиникасы кардиологы Алена БОРИСОВА сөйләде.

- Инфаркт миокардының беренче билгеләрен истә калдыру мөһим - бу ашыгыч ярдәмне көткәндә үзегезгә беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Беренче чиратта, күкрәктә авырту барлыкка килә, хәлсезлек, баш әйләнү, тын кысылу һәм һава җитмәү дә күзәтелә, артериаль кан басымы кинәт түбәнәергә мөмкин.

Бу халәт көтмәгәндә барлыкка килә, моңа физик йөкләнеш, стресс тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Тынычланырга тырышыгыз, утырыгыз, нитроглицерин яки ярты сәдәф аспирин эчегез.

Инфаркт авыруына еш кына 45 яшьтән узган ирләр һәм 50 яшьтән өлкән хатын-кызлар дучар була. Шуңа күрә без авыруларга дөрес итеп тукланырга, холестерин күләмен тикшертеп, кан басымын даими үлчәп торырга киңәш итәбез. Шулай ук алкогольле эчемлекләрдән һәм тәмәкедән баш тарту мөһим.

Ә менә инсульт мидәге кан әйләнеше бозылу белән бәйле авырулар арасында үлемгә китерүче иң куркыныч 10 авыру рәтендә тора. Аның елдан-ел «яшәрүе» бигрәк тә куркыныч күренеш. Ишемия һәм геморрагик инсульт билгеләре: баш авырту, баш әйләнү, хәлсезлек, соңрак - укшу һәм косу.

Әлеге билгеләргә шулай ук зәгыйфь яки сирәк пульс; сөйләү кыенлашу, хәрәкәттә авырлык; тирләү, аякның яки кулның (гадәттә, тәннең бер ягыннан) оюы өстәлә.

Авыруны ачыклау өчен кешегә берничә гамәл эшләргә кушып карагыз:

- елмаерга кушыгыз. Инсульт булган кешенең елмайганда авызы чалышая;

- исемен яки гади җөмлә әйтергә кушыгыз. Инсульт вакытында авыру әкрен, исерек сыман сөйли;

- кулларын күтәрергә кушыгыз. Бер кулын ул җиңел күтәрәчәк, тәннең катып калган ягында моны эшләү авыр, кул астарак булачак;

- телен чыгарып күрсәтергә кушыгыз. Авыруның теле кәкре булып, авызның бер ягына авышачак.

Әлеге кагыйдәләрне исегездә калдырыгыз. Берберегезне саклагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев