Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Хисләрне һәм стрессны ничек йөгәнләргә?

Кешенең теләсә нинди эшчәнлеге эмоциональ киеренкелек белән үлчәнә. Уңай һәм тискәре хис-кичерешләр котылгысыз гына түгел, алар нормаль тормыш эшчәнлеге өчен бик кирәк.

Эмоциональ киеренкелек Хисләр безнең бөтен тормышыбызга, барлык гамәлләргә үтеп керә. Көчле техник прогресс, яңа образ һәм яшәү темпы, вакыт кытлыгы даими үсә баручы йөрәк, кан тамырлары, нерв һәм кеше организмының башка системаларына карата югары таләпләр куя. Нерв системасы һәм эндокрин аппарат аша теләсә нинди хис-кичерешләр кешенең барлык органнарына да йогынты ясый, артериаль басым дәрәҗәсен, пульсын, сулыш ешлыгын һ.б. үзгәртә. Авыр психологик тәэсирләргә җавап итеп барлыкка килә торган артык эмоциональ киеренкелекнең торышы эмоциональ стресс дип атала. Халыкның сәламәтлегенә социаль стресс, кешеләр массасын колачлаган психологик киеренкелек сизелерлек йогынты ясый... 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, табибларга мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 процентының чире стресс белән бәйле. Эмоциональ киеренкелек авыруларның ике төркеме барлыкка килүгә ярдәм итә: невротик һәм психосоматик (нейроген гипертония, йөрәкнең ишемик авыруы, ашказаны һәм уникеле эчәк авыруы, бронхиаль астма, көчле баш авырту) hәм башка бик күп авырулар. 

Стресска нәрсә сәбәп? 
Алга киткән илләрдә халыкның 10 проценты невроздан интегә. Стресс — индивидуаль реакция. Стресс вакытында организмның бөтен системалар эшчәнлеге дә көчәя. Бу — организмның киеренкелекне бетерү өчен барлык көчләрне мобилизацияләргә мөмкинлек бирә торган универсаль реакциясе. Эшләнелә торган эшнең югары дәрәҗәдә әһәмиятле булуы һәм вакыт кытлыгы булганда киеренкелек аеруча сизелә. Киеренкелекнең дүрт дәрәҗәсен аералар. Әгәр стресс кыска вакытлы (1-2 дәрәҗә) булса, безнең активлык һәм энергия арта. Әгәр стресс озак дәвам итсә, эчке резервлар кими, апатия, сүлпәнлек арта. Әгәр дә вәзгыятьне жиңеп булмый диярлек икән, өченче дәрәҗәдә киеренкелек барлыкка килә. Бу вакытта иммунодепрессантлар булган кортикостериод гормоннар барлыкка килә, бу иммун системасының көчсезләнүенә китерергә мөмкин. Кайбер галимнәр психотравма нәтиҗәсендә онкологик авыруларның үсеше артуы турында сөйли. «Яман шеш — хәсрәт авыруы» төшенчәсе буш урында барлыкка килмәгән. Әгәр стресстан котылып булмый икән, аннан сыйфатлы итеп арына белергә кирәк. Кыска вакытлы стресслар булганда, 1-3 минутлык тирән сулыш алу тынычланырга ярдәм итәчәк. Колакларга массаж, җәяү йөрү һәм физик йөкләнеш тә стресстан котылырга булыша. Безнең көннәрдә артык йөкләнештән котылу мөмкин түгел. 3 нче дәрәҗә стресс булганда кешегә дусларының да ярдәме дә кирәк була. Аңа башка төр эшчәнлеккә күчәргә, киеренкелекне тудырган ситуациядән китәргә кирәк. Бу очракта тәэсирләр алышына. Үзегезнең күңелсезлекләрегез белән ялгыз калырга тырышмагыз. 

Низаглар ничек килеп чыга?
Гаилә низаглары күпләргә таныш. Кешеләр еллар буе стрессоген ситуацияләрдә яшиләр, алар йокы, депрессив халәтләр, йөрәк-кан тамырлары системасында җитди тайпылышларга китерә. Бу авыруларны ешрак «скандалистлар авырулары» дип атыйлар. Әгәр дә сүз ташкынын туктатырга телисез икән, ашыкмыйча һәм салмак кына әйтеп карагыз. Шул ук темпта һәм оппонент кебек үк яңгыравык тавыш белән башларга мөмкин, ләкин сүз барышында аның тизлеген акрынайтырга һәм тавыш тембрын төшерергә кирәк. Бу кагыйдә өзлексез рәвештә эшли. 

Неврозларның зур проценты гаилә җитешсезлекләре белән бәйле. Еш кына конфликтлы вәзгыять гаиләдә спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә барлыкка килә. Конфликтлар һәм аерылышуларның башка сәбәбе — берберсен аңларга теләмәү. Кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Бу бигрәк тә гаилә тормышында мөһим, анда яшь ир белән хатын бер-берсен «яңадан тәрбияләү», «яңадан эшләү» максатына биреләләр. Һәркем индивидуаль булу хокукына ия. Башкаларның яхшы якларын күрмичә, аларга уңай бәя бирергә тырышмыйча, адым саен тәнкыйтькә бирелергә кирәкми. 

Кешеләр арасында аралашу культурасы башка кешеләргә карата үзара түземлелекне күздә тота. Кайбер кешеләр еш кына үз-үзеннән канәгатьсезлек хисе кичерә һәм даими киеренкелектә яши, алар үзләрен башкалардан начаррак дип саный. Өлкән сыйныф укучыларында еш кына «тулы булмаган комплекс» очрый, алар тышкы матурлыкка караган шик-шөбһәләр белән бәйле. Кайчак бу борчылулар бик авыр, даими була. Моны булдырмас өчен, канәгатьлек чыганагын табарга кирәк — хобби, йөреп кайту, китаплар уку, дача сезонына әзерлек һ.б. 

Киеренкелекне ничек киметергә? 
Иҗтимагый-файдалы хезмәт барлыкка килгән киеренкелекне киметүгә ярдәм итә торган иң яхшы психологик алым булып тора. Намуслы рәвештә төп эшне башкару, бик яхшы уку, һөнәри осталыкны даими камилләштерү, ныклы һәм һәрьяклы белемнәр авторитет тудыра, физик яктан да, психологик яктан да абруйны күтәрә. Төп эшеннән яки укудан бушаган вакытта барысын да оныту өчен яраткан шөгыльне табу да бик файдалы. Төрле киеренкелекләргә китерүче иң көчле факторларның берсе — ярсыткыч сүз. «Кеше сүзе кеше үтерә» дип юкка гына әйтмиләр бит. Аралашу культурасы кешеләрнең берберсенең хаталарына һәм кимчелекләренә карата түземлекне күздә тота. Әлегә, кызганычка каршы, без барыбыз да бу бәһасез сыйфат җитмәүдән интегәбез. 

Сәламәтлек өчен 3-4 юнәлеш аеруча мөһим. Кеше вакыт җитмәүгә аеруча сизгер. Нерв системасы артык кысрыкланмасын өчен мөмкинлекләреңә объектив бәя бирергә кирәк, әйтик, үз алдыбызга алдан үтәп булмаслык максат-бурычлар куймаска кирәк. Һәркемнең үз мөмкинлекләренең чиге бар. Безнең тәрбия — ул кичерешләрне бастыру, яшерү культурасы. Стресс белән көрәш — тынычлана белү. Йомшаруның нәтиҗәле ысулы — аутотренинг.

Актив тормыш белән яшәгез 
Актив тормыш позициясе сәламәтлекне саклап калуга ярдәм итә. Моның түбәндәге закончалыгы билгеләнде: актив саклану тәртибе җайлашу механизмын стимуллаштыра, авыру агымына киртә куя. Пассив-саклану системасы исә организмның саклану көчләрен баса, авыруны көчәйтә. 

Кирәкмәгән хис-кичерешләрне бетерү өчен борчылмаска, ә хәрәкәт итәргә кирәк! 

Стрессны гасыр авыруы дип атыйлар. Безне адым саен диярлек экстремаль тәэсирләр көтә. Халыкның психологик иминлеге проблемалары көннән-көн кискенрәк яңгырый. Хәзерге кешеләр еш кына стресска дучар ителә, бу массакүләм невроз авыруына һәм депрессиягә китерә. Моннан ничек котылырга соң? Кешенең баш мие зур мөмкинлекләргә ия. Аны күнегүләр ясарга һәм башкача эшләргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Баш мие чынбарлык белән хыял арасындагы аерманы күрми. Ул сез уйлаган бөтен нәрсәгә тигез дәрәҗәдә җавап бирә. Якты киләчәк турындагы фикерегез сезнең физик халәтегезне яхшыртырга сәләтле. Реаль сәбәпләр булмаса да, тискәре фикерләр үзләре үк стрессны булдыра. Теләсә нинди стресслы ситуациядән чыгарга мөмкин, бары тик үз фикерләвеңне яңадан программалаштырырга гына кирәк. Сез физик яктан үз миегезне үзгәртә аласыз. Теләсә нинди акыл эшчәнлеге, баш миендә актив рәвештә яңа нейрон бәйләнешләрен барлыкка китерә. Нейрон үзәкләре кешенең уй, фикер, максатын тормышка ашыруга ярдәм итә башлый. 

Кыенлыклардан качарга кирәкми 
Шулай итеп, теге яки бу ситуацияләрдә организмның реакция характеры күп очракта яшәү белән формалашкан күнекмәләргә бәйле. Даими мәгълүмат алудан башка тормыш мөмкин түгел. Бары тик актив тормыш позициясе, мәгълүмат эзләү, нәтиҗәле, максатчан хезмәт кенә организмның тонусын күтәрә, авыруларга юлны каплый. Өстәвенә, авыруга каршы тору сәләте ниндидер зур максатлар булганда һәм аның казанышына юнәлдерелгән эшчәнлек процессында арта. Кыенлыклардан качарга түгел, ә аларга каршы барырга, иҗат атмосферасында яшәргә, эзләнүгә, яңалыкка, белем алуга, актив эшләргә омтылу — югары дәрәҗәдәге киеренкелекне булдырмый калырга, сәламәтлекне сакларга теләүче һәркемнең бурычы. Ә эзләүне, киеренкелекне, авырлыкларны тормыштан сызып ташлаучылар үз сәламәтлекләрен генә түгел, бәлки яшәү шатлыгын да югалта.

Хисләр мускуллар кебек үк тренировкага бирелә. Тискәре хис-кичерешләргә тотрыклылык тәрбияләүне балачактан ук башларга һәм гомер буе дәвам итәргә кирәк. Югары идеялелек, үз абруй хисе, югары иҗтимагый максатларга йөз тоту, эчкерсезлек шәхеснең иң кыйммәтле социаль сыйфатларын гына түгел, кешенең физик сәламәтлеге, эшлеклелек, озын гомерле булуны гарантияли.

Равил Шиһабетдинов, медицина фәннәре кандидаты
Фото freepik. com.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев