Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Урман бете тешләсә...

Түбән Кама гигиена һәм эпидемиология үзәгенең табиб-эпидемиологы Флера Суфиева әйтүенчә, 15-26 апрельдә урман бете тешләвеннән зарланып, 35 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 13е - балалар. «Строитель» бакчачылык ширкәтендә, Красный борда, Ильинкада, Кама Аланындагы урманда, Зур Афанас авылы зиратында, шулай ук шәһәр паркы, Лесная, Сөембикә һәм Кайманов урамнары янындагы урманнарда кешеләрне урман...

Түбән Кама гигиена һәм эпидемиология үзәгенең табиб-эпидемиологы Флера Суфиева әйтүенчә, 15-26 апрельдә урман бете тешләвеннән зарланып, 35 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 13е - балалар.
«Строитель» бакчачылык ширкәтендә, Красный борда, Ильинкада, Кама Аланындагы урманда, Зур Афанас авылы зиратында, шулай ук шәһәр паркы, Лесная, Сөембикә һәм Кайманов урамнары янындагы урманнарда кешеләрне урман бете тешләгән.
Аннан саклану өчен, таби-гатькә чыкканда тәнне каплый торган кием кияргә һәм «Претикс», «Фумитокс-антиклещ», «Медифокс-антиклещ» кебек урман бетен куркыта торган кремнар сөртергә була.
Өйгә кайткач, тәнегезне (аеруча йомшак урыннарны: култык һәм тез асларын, муенны) тикшереп чыгыгыз. Балагызны урман бете тешләсә, иммуноглобулин дигән укол ясатыр өчен, дәваханәгә алып барыгыз. Өлкәннәрне тешләгән очракта, тәнгә май тамызып, урман бетен махсус пинцет ярдәмендә тартып чыгарырга киңәш ителә. Җәрәхәтләнгән урынга йод яки спирт тамызырга кирәк.
Аннары 21 көн дәвамында тән температурасын үлчәп торыгыз. Хәлегез начарайса, башыгыз авыртса, костырса яки укшыта башласа, табибка күренегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев