Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалыларга Ураза тотуның файдасы турында сөйләделәр

Сорауларга Түбән Кама үзәк район хастаханәсе кардиологы Зөлфирә Бигашева җавап бирде.

Рамазан аенда мөселманнар таң беленгәннән алып, кояш баеганчы ашау-эчүдән тыелып тора. Уразаны ничек дөрес тотарга, аның кеше организмына нинди файдасы бар? Бу сорауларга Түбән Кама үзәк район хастаханәсе кардиологы Зөлфирә Бигашева җавап бирде. 

— Ураза вакытында дөрес туклану мөһимме? 
— Табиб буларак, мин һәркемгә дә ураза тотарга ярый дип уйламыйм. Изге айның һәр көнендә без ике тапкыр ашыйбыз: сәхәр һәм ифтарда. Аларның һәрберсендә туклану кагыйдәләре бар. Мәсәлән, ифтар вакытында туклану рационында күбрәк аксымлы (белковый) ризыклар — сарык, бозау, сыер, тавык, үрдәк итләре булырга тиеш. Бу кеше тәнендә мускул күләме кимемәсен өчен катгый мәҗбүри. Күпчелек кешеләр ураза тотканда ябыгуларына шатланалар, әмма алар бер ай эчендә тәндәге майны түгел, ә мускул массасын югалта. 

Шулай ук рационда яшелчә, җиләк-җимеш — кәбестә, кишер, чөгендер, лимон, апельсин, мандарин, алма булсын. Җимешләрне төп ризыкка керешкәнче ашарга кирәк. Ашау тәртибе мондый булса яхшырак: башта җиләк-җимеш һәм яшелчә белән авыз итегез, аннан шулпа, итле ризык ашагыз, ярты сәгатьтән соң чәй эчәргә мөмкин. Сәхәр (беренче ашау) вакытында ботка ашарга тырышыгыз: солы яки карабодай боткасы, ниндидер җиңел шулпа, токмачлы, дөге салып пешерелгән ашлар да ярый. Иртә таңнан ит ашау авыр, ләкин көне буе аяк өстендә торып, эшләргә дә кирәк бит әле. Җитәрлек көч булсын өчен, бер йомырка пешереп ашагыз. Әмма шуны да онытмагыз: ураза — ул ач тору гына түгел бит. Бу вакытта артыгын сөйләргә, кешеләрне рәнҗетергә ярамый, яхшылык эшләп, якты уйлар белән көн күрергә кирәк. 

—Уразаны кемнәргә тотарга ярамый? 
— Хастаханә һәм поликлиника пациентларына. Авыру кискенләшкән вакытта, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, хроник йөрәк җитешсезлеге булганда, әгәр сез график буенча дару эчәргә мәҗбүр икән, яки сулыш алу кыен булган вакытта, гипертоник авырулар вакытында ураза тотарга ярамый. Ләкин кеше үз организмына ышанып, көче булуына инанса, басымы йокыдан торгач 140 ка 90 булса, ә көндез 150гә 100 булмаса, кирәкле препаратларны иртәкич ашаганнан соң кабул итә ала. Бу мисал көненә ике тапкыр дару эчүчеләр өчен генә файдалы. 

— Балаларга ураза тотарга ярыймы? 
— Кызганыч, мин балалар табибы түгел, бу сорауга мин дөрес җавап бирә алмам дип куркам. Ләкин мин балаларга ураза тотарга киңәш итмәс идем, чөнки аларның организмнары әле үсү хәлендә. Күбесенчә мөселман гаиләләрендә туган балалар әти-әниләре белән ураза тотарга тели. Алар бөтен гаилә белән иртәнге сәхәрдә торып ашыйлар. Ләкин төшке аш вакытында балаларның көчләре кими, яшь организм ризык сорый башлый. Балаларга шул вакытта уразаны туктатып, ашарга рөхсәт ителә. 

— Ифтар вакытында артык майлы ризык ашасаң, нәрсәгә китерергә мөмкин? 
— Күп майлы ризык ашау ураза узгач та тыела. Бик нык теләсәгез, аз-маз булса да каба аласыз. Ә менә Үзәк мәчет пешекчеләре ифтар вакытында майлы ризык күп булмасын дип тырышалар. Ул ашказаны асты бизенә, бавыр, ашказаны-эчәк трактына, эчәклеккә бик зарарлы. 

— Уразаның кеше организмы өчен файдасы нәрсәдә? 
— Аның файдасы бик зур. Без гади тормышта күп ашарга, тәмле тукланырга ияләшкәнбез. Ураза вакытында кешенең тәне чистара. Ай ахырында ризык исе көчлерәк, тәме татлырак тоела. Хатта телнең тәм рецепторлары, ризыкка карата мөнәсәбәтебез дә үзгәрә. 

— Сез үзегез ураза тотасызмы? 
— Әлбәттә. Мин башка елларда организмымны алдан әзерли идем. Бер атна алдан кофе эчмичә, әкрен генә үлән чәйләренә күчә идем. Быел алай әзерләнеп булмады, шуңа да беренче көнем авыррак үтте. Хәзер мин үземне бик яхшы хис итәм.

— Укучыларга нинди киңәш бирер идегез? 
— Әгәр сез, чын мөселман булып, җаныгыз ураза тотарга тели икән, изге айдан баш тартмагыз. Шул ук вакытта дөрес тукланырга, табиб язган даруларны эчәргә онытмаска кирәк. Физик күнегүләр дә булырга тиеш. Көчегез бетеп китсә дә, көненә 3-5 километр чамасы йөрсәгез, организмыгызга файдасы тияр.

Ландыш Сәярова
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев