Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалыларга талпаннарны үзләренә чыгармаска киңәш иттеләр

Иң яхшысы трамвпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр талпанны чыгару тәҗрибәсе булмаса, аны чыгармау яхшырак, дип аңлата белгеч. Иң яхшысы трамвпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди Түбән Каманың үзәк район хастаханәсенең эпидемиологик бүлек җитәкчесе Вера Нурмөхәммәдова

«Өстегездә урман бетен табу белән, аны салфетка ярдәмендә алырга һәм юк итәргә кирәк. Әгәр инде урман бете кадалган булса, иң яхшысы травмпунктка мөрәҗәгать итәргә. Андагы белгечләр талпанны чыгарачак, яраны эшкәртәчәк һәм табиб-инфекционистка җибәрәчәк, таләп ителгән очракта иммуноглобулин кадарга мөмкиннәр. Антибиотик билгеләүләре дә бар. Кадалган талпанны чыгару тәҗрибәсе булмаса, аны үзегезгә чыгармау яхшырак. Чөнки сез аны аны зарарларга мөмкинсез, башы өзелеп калырга мөмкин, ә вирус нәкъ менә талпанның башында була», — дип аңлатты Вера Нурмөхәммәдова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев