Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалыларга талпан кадалган очракта баланы кая алып барырга кирәклекне аңлаттылар

2023 елда талпан сезоны гадәттәгедән иртәрәк башланды.

Талпанның балага кадалу очрагы беренче тапкыр быел 23 мартта теркәлгән. Узган ел беренче очрак 14 апрельгә туры килгән иде.

Бүгенге көндә Перинаталь үзәк белән балалар хастаханәсенә талпан кадалудан зыян күргән 14 бала мөрәҗәгать иткән. Әгәр балага талпан кадалган икән, аны кичекмәстән Менделеев урамы, 45 адресы буенча урнашкан балалар хастаханәсенең травмпунктына барырга кирәк. Медиклар талпанны алачак һәм талпан энцефалитына каршы серопрофилактика үткәрәчәк.

Исегезгә төшерәбез, талпаннар актив булган чорда саклык чаралары турында онытмагыз. Урманга барганда балага аксыл төсле ябык кием кидерергә, репеллентлар кулланырга, чалбарларын оекбашларга кыстырырга кирәк. Урманнан чыгу белән, баланы җентекләп тикшерергә, тышкы киемнәрне кагырга кирәк. Өйдә тагын бер кат җентекләп тикшерергә, чәчләрене вак тарак белән тарарга онытмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев