Түбәнкамалыларга «Сәламәтлек һәм диспансеризация үзәге» мөмкинлекләре турында сөйләделәр
2024 елда аның белгечләре 215 дәрес һәм 73 тематик акция оештырган, аларда 12,5 мең кеше булган.
Кичә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Түбән Кама халкына «Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» («Центр общественного здоровья и медицинской профилактики») турында искә төшерделәр.
2024 елда аның белгечләре 215 дәрес һәм 73 тематик акция оештырган, аларда 12,5 мең кеше булган. Спорт медицинасы һәм дәвалау физкультурасы бүлеге 6 меңнән артык спортчыга хезмәт күрсәтә. Үзәк тарафыннан өченче буын университеты каршында «Медицина белемнәре нигезләре» программасы эшләнде һәм гамәлгә кертелде.
Моннан тыш, түбәнкамалыларга диспансеризация узуның гомер озынлыгын арттыру өчен мөһим булуын искәрттеләр. Быел репродуктив сәламәтлекне тикшерүне 18 яшьтән алып 49 яшькә кадәрге 34 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз узарга тиеш. Тикшерүне шәһәрнең теләсә кайсы поликлиникасында иртәнге 7дән 14:30га кадәр, шулай ук консультатив-диагностика поликлиникасында бушлай узарга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев