Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалылар тәмәкеләрен спорт клубына бару өчен билетка алыштыра алачак

Иртәгә Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган акция узачак.

Түбән Камада 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көнгә багышланган акция узачак. Аның кысаларында иртәгә «Сәламәтлек трамвае» юлга чыгачак. Ул иртәнге сәгать унда Вокзал урамындагы деподан 2 нче маршрут буенча кузгалып китәчәк.

Трамвайда йөргәндә медицина хезмәткәрләре пассажирларның тәмәкеләрен спорт клубына бер тапкыр бару билетына алыштырачак. Моннан тыш, аларга тәмәкеләрне тәм-томга алмаштырырга тәкъдим итәчәкләр, ә доктор Айболит пассажирларның күңелен ачачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев