Түбәнкамалылар шимбә көнне дә диспансерлаштыру уза алачак
18-39 яшьтәгеләргә диспансерлаштыруны — өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән узганнарга ел саен үтәргә кирәк.
9 сентябрьдән башлап район үзәк күптармаклы хастаханәсе поликлиникаларының ишекләре диспансерлаштыру узарга теләүчеләр өчен ачык.
Менделеев урамындагы 46 нчы йорттагы (1 нче поликлиника) һәм Төзүчеләр проспектындагы, 10 Д йорттагы (2 нче поликлиника) поликлиникалар 8.00-14.30 сәгатькә кадәр кабул итә.
18-39 яшьтәгеләргә диспансерлаштыруны — өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән узганнарга ел саен үтәргә кирәк.
Тикшерүгә ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында 24-40-03 телефоны буенча һәм поликлиника холларында урнашкан терминаллар аша язылырга мөмкин. Шулай ук тере чират тәртибендә дә үтәргә була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев