Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалылар сәүдә үзәгендә диспансеризация үтә ала

Поликлиника табиблары «Рамус Мол» сәүдә үзәгенең беренче катында мобиль сәламәтлек пунктын җәелдереп җибәргән.

Түбән Каманың иң эре сәүдә үзәкләренең берсендә күчмә диспансерлаштыру пункты эшли башлады. Шәһәрдә яшәүчеләр сәламәтлекләрен биредә тиз һәм уңайлы рәвештә тикшертә ала. 

Поликлиника табиблары «Рамус Мол» сәүдә үзәгенең беренче катында мобиль сәламәтлек пунктын җәелдереп җибәргән. Анда 18 яше тулган һәркем бушлай медицина тикшерүе уза ала. 

«40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ел саен диспансеризация узарга тиеш. 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге гражданнар профтикшерү үтә ала. Халыкка унайлы булсын өчен, мобиль бригада оештырдык. Диспансерлаштыру кысаларында биредә барлык кирәкле анализларны тапшырырга, табибларга күренергә була», — дип сөйләде үзәк хастаханәнең медицина профилактикасы бүлеге мөдире Светлана Прокопьева. 

Сәүдә үзәге каршысында маммография узу өчен күчмә маммограф машинасы тора. Диспансеризация үтүчеләргә кан басымын тикшертү, ЭКГ төшерү, хатын-кызлар табибы, кирәкле анализлар тапшыру каралган. Барысын да узу өчен якынча 20 минут вакыт кирәк. 

38 яшьлек Ленара Шәйгарданова әлеге сәүдә үзәгенә кызы белән килгән. Баласы биредә рәсем түгәрәгенә йөри икән.

Шул арада очраклы рәвештә күчмә бригада эшләвен күреп алган һәм диспансеризация узарга булган. «Мин ел саен бу тикшерүне поликлиникада уза идем, ләкин быел әле өлгермәдем. Туры килеп, күчмә бригаданы күреп алдым. Бик уңайлы, кердем, анкета тутырдым, кан тапшырдым, тикшерү үттем. Поликлиникага барып җитә алмадым, ә монда бик уңайлы һәм тиз дә була икән», — дип уртаклашты Ленара Шәйгарданова. 

Бернинди талоннар һәм чиратлар юк. Медицина тикшерүен узу өчен паспорт кына кирәк. «Рамус Мол» да диспансерлаштыруны эш көннәрендә 14 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр үтәргә мөмкин. Шулай ук аерым бүлмәдә гриппка каршы прививка ясаучы күчмә бригада эшли. Анда табиблар кичке 4 тән алып 6 га кадәр кабул итә. Искәртеп узабыз, мондый прививка пунктлары шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә дә эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев