Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалылар «Рамус Молл» сәүдә үзәгендә диспансеризация уза ала

Узган шимбәдә сәүдә үзәгендә 63 кеше диспансерлаштыру үтте.

Шимбә, 20 апрельдә, Түбән Каманың «Рамус Молл» сәүдә үзәгендә диспансеризация узарга мөмкин булачак. Чара инде өченче атна рәттән уза. Узган шимбәдә сәүдә үзәгендә 63 кеше диспансерлаштыру үтте, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк күп функцияле хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Мобиль медицина кабинетында флюорография үтәргә, буйны, авырлыкны үлчәргә, электрокардиограмма (ЭКГ) ясатырга, кан басымын тикшерергә һәм кан тапшырырга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, тикшерүләргә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре сайтында, 8 (8555) 24-40-03 телефоны буенча, шулай ук поликлиника холларында урнашкан терминаллар аша язылырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев