Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалылар НКЦ һәм базарда гриппка каршы прививка ясата ала

Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

25-27 октябрьдә Түбән Камада күчмә прививка бригадаларының эш графигы билгеле булды. Ул шәһәр хастаханәсенең социаль челтәрләрдәге төркемендә басылып чыкты.

Теләге булган һәркем эш көннәрендә 7:30дан 18:30га кадәр 1 һәм 2 нче поликлиникаларда прививка ясатырга мөмкин. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

Ләкин, сырхауханәләргә барырга мөмкинлекләре булмаганнар өчен альтернатив вариант тәкъдим ителә. Шулай итеп, гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булган урыннар:

25 октябрь, чәршәмбе:

  • ОЦМ, Химиклар проспекты, 72б йорт — 9:00-10:00 сәгатькә кадәр;
  • ОЦМ, Бызов урамы, 9нчы йорт — 9:00-10:00 сәгатькә кадәр.

26 октябрь, пәнҗешәмбе:

  • ОЦМ, Яшьлек урамы, 8нче йорт — 9:00-10:00 сәгатькә кадәр;
  • ОЦМ, Студентлар урамы, 13нче йорт — 9:00-10:00 сәгатькә кадәр.

27 октябрь, җомга:

  • ОЦМ, Студентлар урамы, 49нчы йорт — 9:00-10:00 сәгатькә кадәр;
  • ОЦМ, Шинчылар проспекты, 25а йорт — 9:00-10:00 сәгатькә кадәр;
  • НКЦ, 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр;
  • үзәк базарда 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев