Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбәнкамалылар микрорайонның иҗтимагый үзәгендә гриппка каршы прививка ясата алачак

Күчмә прививка бригадаларының эш тәртибе белән таныштырабыз.

18 яшьтән өлкәнрәк түбәнкамалылар микрорайонның иҗтимагый үзәгендә гриппка каршы прививка ясата ала. Бу хакта НЦРМБ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медикларның күчмә прививка бригадалары түбәндәге график буенча эшли:

  • 10 сентябрь, сишәмбе: Химиклар проспекты буенча 16 нчы йортта, 10:00 — 12:00;
  • 11 сентябрь, чәршәмбе: Химиклар проспектындагы 72б номерлы йортта 09:00 — 11:00; Бызов урамындагы 19 нчы йортта 09:00 — 11:00;
  • 12 сентябрь, пәнҗешәмбе: Корабельная урамындагы 20 нче йортта 10:00 — 12:00; Менделеев урамындагы 32 нче йортта 09:00 — 11:00;
  • 13 сентябрь, җомга: Студентлар урамындагы 49нчы йортта 09:00 — 11:00, Шинчылар проспектындагы 25а йортта 09:00 — 11:00.

Моннан тыш, гриппка каршы вакцина ясатырга теләүчеләр эш көннәрендә 7:30дан 18:30га кадәр 1 һәм 2 нче шәһәр поликлиникаларына мөрәҗәгать итә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев