Түбәнкамалылар балаларга кызамыкка каршы прививканы чиратсыз ясата ала
Прививка алдыннан участок педиатрына күренергә була.
Түбән Камада 10 майдан Перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсе поликлиникаларында балаларга кызамыкка (корь) каршы прививканы алдан язылмыйча һәм чиратсыз ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Прививка алдыннан участок педиатрына күренергә була. Ул булмаса, теләсә кайсы табибка күренергә мөмкин. Шулай ук поликлиника мөдирләре дә кабул итү алып барачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев