Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Каманың травматология пунктына талпан тешләгәннән соң дүрт кеше мөрәҗәгать иткән

Аларның өчесе бөҗәкләрне дачада эләктергән.

Бер кеше зиратка барып кайтканнан соң үзендә талпаннар тапкан. Барлык пациентлар да бөҗәкләрне үзләре чыгарганнар һәм табибларга мөрәҗәгать иткәннәр. Хастаханәдә аларга иммуноглобулин кадаганнар.

Белгечләр талпаннарда активлык чоры башланганлыгы турында кисәтә: инде, димәк, паркка, урманга яки бакчага барыр алдыннан саклану чарасы күрергә кирәк.

«Әгәр талпанны чыгару тәҗрибәсе булмаса, чыгармау яхшырак. Аны зарарларга, башсыз чыгарырга мөмкин. Талпанны тулысынча бетерергә кирәк. Сүз уңаенда, талпан шунда ук кадалмый, үзегезне тикшерегез — бу профилактика чараларының берсе», — ди Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Вера Нурмөхәммәдова.

Күп еллар дәвамында Түбән Кама районында талпан энцефалитының бер генә очрагы да теркәлмәгән. Ә менә боррелиоз бар. 2023 елда талпан тешләгәннән 4 кеше зыян күргән, 2022 елда да шул ук санда булган. Энцефалиттан аермалы буларак, боррелиоз антибиотиклар белән уңышлы дәвалана.

«Талпан энцефалиты — куркыныч авыру. Бу инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин. Боррелиоз хроник авыруларга китерергә мөмкин», — дип аңлатты белгеч.

Хәзер талпаннар активлыкның иң югары ноктасына җиткән. Шуңа күрә паркка, урманга яки бакчага барыр алдыннан үзеңне сакларга кирәк. Репелленталар кулланырга һәм дөрес киенергә кирәк.

«Әгәр сез табигатьтә еш булсагыз, прививка ясау кирәк. Вакцина бар. Бу бөҗәкләрнең активлык сезоны октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әгәр тешләсә, травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул тәүлек әйләнәсе эшли», — ди белгечләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев