Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада үзенчәлекле балаларны тернәкләндерергә робот ярдәм итә

Бу Түбән Камада беренче һәм әлегә бердәнбер тренажер.

Түбән Кама балалар медицина реабилитациясе үзәгендә мөмкинлекләре чикле пациентлар яңа җиһазлар белән шөгыльләнәләр. Бу хакта шәһәр сәламәтлек саклау хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Walkbot» роботлаштырылган комплекс хәрәкәт активлыгын стимуллаштыра һәм пациентларга йөрү күнекмәләрен торгызырга булыша. Бу Түбән Камада беренче һәм әлегә бердәнбер тренажер.

«Walkbot» инсульт кичергән, баш мие җәрәхәтләнгән, умыртка баганасына зыян килгән, нерв-мускул авырулары, буын патологияләре, мускул атрофиясе, шулай ук ДЦП һәм рассеянный склероз белән авыручы пациентларда йөрү функцияләрен торгыза.
Видеодан скриншот

Моңа кадәр без аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен ифтар үткәрделәр дип язган идек.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X