Түбән Камада сәүдә үзәгендә диспансеризация пункты ачылды
Килүчеләр биредә кан басымын үлчәтә, анализлар тапшыра, ЭКГ уза һәм терапевт консультациясен ала ала.
Күчмә диспансеризация Түбән Каманың сәүдә үзәкләренең берсендә — «Рамус Молл»да эшли башлады.
Шәһәр поликлиникасы табиблары биредә мобиль сәламәтлек пунктын җәелдергән, анда теләгән һәркем бушлай тикшерү уза ала.
«40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ел саен диспансеризация үткәрелә. Барлык кирәкле анализлар «Рамус Молл» сәүдә үзәгендә диспансерлаштыру кысаларында башкарыла», — дип сөйләде Түбән Кама үзәк хастаханәсенең медицина профилактикасы бүлеге мөдире Светлана Прокопьева.
Килүчеләр биредә кан басымын үлчәтә, анализлар тапшыра, ЭКГ уза һәм терапевт консультациясен ала ала. Бернинди талоннар һәм чиратлар да юк. Тикшерү узу өчен 20 минутка якын вакыт кирәк. Күпләр билгеләп үткәнчә, мондый формат вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә.
«Безнең арсеналда: маммограф, ЭКГ, гинеколог, барлык кирәкле тикшеренүләр, анализлар», — дип аңлатты Светлана Прокопьева.
Медицина тикшерүен узу өчен паспорт кына таләп ителә. Диспансерлаштыруның күчмә пунктын табуда волонтерлар ярдәм итә ала. Болар медицина көллияте студентлары. «Рамус Молл»да тикшерү үтү пункты 14 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр эшли. Күрше павильонда прививка бригадасы урнашкан, анда теләгән һәркем гриппка каршы вакцинация уза ала. Табиблар монда кичке 4 тән алып 6 га кадәр кабул итә. Күчмә прививка пунктлары шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә дә эшли.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев