Түбән Камада ОРВИ белән авыручылар саны артты
Кагыйдә буларак, сентябрьдә балалар арасында сулыш юлларына салкын тиюнең сезонлы үсеше күзәтелә.
Татьяна Николаевна да оныгының сәламәтлеге турында һәрвакыт кайгыртып тора. Менә бүген дә ул оныгын балалар поликлиникасына озата килгән. Икенче тапкыр килүләре икән инде. Оныгы — 3 нче сыйныф укучысы — дүшәмбе көнне кабат мәктәп партасы артына утырачак. «Дүшәмбедән бераз йөткерә башлады, борыны юешләнде. Менә саклык чаралары күрергә булдык һәм бер атна буе өйдә утырдык», — дип сөйләнде Татьяна Данилова.
Бу дөрес карар, ди фельдшер Ләйсән Ногманова. Сулыш юллары авырулары беленүгә, кешеләр арасына чыгып йөрмәскә, өй режимына күчәргә, шулай ук үзүзеңне дәвалау белән дә шөгыльләнмәскә кирәк, дип аңлата ул үзенең барлык пациентларына. Фельдшер хәзер көненә 50 ләп авыру кабул итә икән. Ул үзенең кабул итүен температуралы балалар өчен дежур кабинетта алып бара.
«Барыннан да бигрәк, югары температура, хәлсезлек, йөткерү, томау, тамак авырту белән мөрәҗәгать итәләр. Андый очракларда үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Моның өчен ашыгыч ярдәм кабинеты бар», — ди 1 нче балалар поликлиникасы фельдшеры Ләйсән Ногманова.
Шулай ук әгәр баланың температурасы булса, табибны өйгә чакырырга мөмкин. Сентябрьдә чакырулар саны көненә 100 гә кадәр арткан. Мисал өчен, августта бу сан шактый кимрәк булган.
«Хәзер барысы да яллардан кайтып, балалар мәктәпкә йөри башлагач, авырулар арта», — дип аңлатты 1 нче поликлиника мөдире Ольга Митина.
Табиблар, шулай ук, гриппка каршы прививкалар ясау турында искә төшерәләр. Балаларга аларны балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ясыйлар.
Анастасия Шакирова
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев