Түбән Камада мобиль пунктларда гриппка каршы вакцинация дәвам итә
Мобиль пунктлар шәһәрнең төрле районнарында билгеләнгән график буенча урнаштырыла.
27 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Түбән Камада гриппка каршы вакцинацияләү өчен күчмә бригадалар эшләячәк.
Мобиль пунктлар шәһәрнең төрле районнарында билгеләнгән график буенча урнаштырыла.
Дүшәмбе көнне, 27 октябрьдә, прививканы Сөембикә урамындагы «Ялкын» яшьләр (яшүсмерләр) клубында 10:00 дән 12:00 гә кадәр һәм Химиклар проспектындагы китапханәдә 09:00 дән 11:00 гә кадәр ясатырга мөмкин булачак.
Сишәмбе, 28 октябрьдә, вакцинация Гагарин урамындагы «Ровесник» яшьләр (яшүсмерләр) клубында һәм Вокзал урамындагы ОЦМда 09:00 дән 11:00 гә кадәр узачак.
Чәршәмбе, 29 октябрьдә, мобиль пунктлар Бызов урамында һәм Химиклар проспектында 09:00 дән 11:00 гә кадәр эшли.
Пәнҗешәмбе көнне, 30 октябрьдә, прививка бригадалары Химиклар проспектында һәм Студентлар урамында 09:00 дән 11:00 гә кадәр кабул итәчәк.
Җомга көнне, 31 октябрьдә, вакцинация Менделеев һәм Корабельная урамындагы ОЦМда 09:00 дән 11:00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук Үзәк базарда сишәмбедән җомгага кадәр 10:30дан 12:30га кадәр прививка ясатырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев