Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада Меланома диагностикасы көнендә 40 кеше тикшерү узды

Тикшерү нәтиҗәсендә бер хатын-кызда тире рагының бер төре ачыкланган.

Түбән Камада меланома диагностикасы көне узды. Табиблар һәр миңне тикшерә, чөнки тәндәге бу тап кеше сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра ала.

Бүген көн дәвамында 40 кеше тикшерелгән. Табиблар кабул итү вакытында меланоманы гына түгел, башка авыруларны да ачыклый. Мәсәлән, бер пенсионеркада бүген базалиома ачыкланган, бу да тире рагының бер төре, диләр табиблар. Куркыныч авырулы миң аның чигәсендә урнашкан.

Шикле тоелган миңнәрне табибларга ел дәвамында күрсәтергә мөмкин. Дерматологлар бу тикшерүгә бик җаваплы карарга киңәш итә. Проблемалы миң никадәр иртәрәк ачыкланса, дәвалану мөмкинлеге дә шулкадәр югарырак була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев