Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Түбән Камада медикларның күчмә бригадасы предприятиеләрдә гриппка каршы прививка ясый башлады

Вакцинация — йогышлы авыруларны профилактикалауның иң эффектив ысулы.

Түбән Камада сәнәгать предприятиеләре өчен табиб һәм шәфкать туташыннан торган күчмә прививка бригадалары эшли башлады. Завод хезмәткәрләре 10 минут эчендә вакцинация үтә. Шуннан соң алар үз хезмәт урыннарына кайта ала. 

Прививка ясатырга теләүчеләрне башта табиб тикшерә, кан басымын, сатурацияне, пульс һәм температураны үлчиләр. Шулай ук табиблар пациентның хәле белән кызыксыначак. Сәламәтлек торышына зарлану булса, процедура кичектерелә. Укол ясаудан тулысынча баш тарту өчен бердәнбер күрсәтмә — тавык аксымына аллергия.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Рөстәм Изиятуллин сүзләренчә, ОРВИ авырулары атна саен 10-15 процентка арта бара. Соңгы атнада гына да 1100дән артык түбәнкамалы хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

Табиблар әйтүенчә, вакцинация — йогышлы авыруларны профилактикалауның иң эффектив ысулы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: предприятиедә ясалган вакцинация сырхауханә кабинетындагы процедурадан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый. Монда кагыйдәләр дә катгый үтәлә. Прививка алдыннан тикшерү үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, күчмә бригадалар оешмаларның гаризасы буенча эшли. Медицина хезмәткәрләрен предприятиегә 24-32-14 телефоны буенча чакырырга мөмкин.

Гриппка каршы вакцина Түбән Каманың барлык хастаханәләрендә дә ясала. 1 нче (Менделеев урамы, 46) һәм 2 нче (Төзүчеләр проспекты, 10Д) сырхауханәләрендә эш көннәрендә 7:30 сәгатьтән 18:30 сәгатькә кадәр прививка ясатырга мөмкин. Шулай ук прививканы микрорайоннарның иҗтимагый үзәгендә һәм эре сәүдә үзәкләрендә ясатырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев