Түбән Камада яшәүчеләр диспансеризацияне шимбә көннәрендә дә үтә ала
Түбән Камада диспансерлаштыруны өч урында узарга мөмкин.
Хәзер түбәнкамалылар шимбә көнне дә диспансеризация уза алачак. Бу чара тыгыз эш графигы аркасында профилактик тикшерүләрне уза алмаучылар өчен махсус кертелгән.
Табиблар шәһәр халкына үз сәламәтлекләренә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерә, авыруны вакытында ачыклау — савыгу мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итәчәк.
Түбән Камада диспансерлаштыруны өч урында — 1нче (Менделеев ур., 46) һәм 2нче (Төзүчеләр пр., 10Д) поликлиникаларда, шулай ук консультатив-диагностика поликлиникасында (Ахтубинская ур., 11) узарга мөмкин.
Яңа елдан шәһәр халкына уңайлы булсын өчен диспансеризация шимбә көнне дә үткәрелә: иртәнге 7дән 14:30га кадәр КДП бинасында тикшерү үтәргә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев